Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Чакырылган кунакларны котлап, 62 Чаллы гаиләсенә Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Мулькаманова сертификатлар тапшырды.
2018 елда балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең берьюлы берничә яңа чарасы эшли башлады. Бу-ана капиталы программасына 2021 елның 31 декабренә кадәр керү мөмкинлеген озайту, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга юнәлдергәндә өч еллык мораторийны алу, 2018-2020 елларда икенче балалары туачак гаиләләргә ана капиталы акчаларын ай саен алу мөмкинлеге бирелә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 27 февраль 2019, 14:43