28 февральдә 100нче "Тәвә кош" балалар бакчасында «Киләчәк энергиясе» дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара старт ала. Проект "Заман" яшьләр үзәге тарафыннан 2017 елдан башлап «Челтәр компаниясе» ААҖ филиалы яшьләр оешмасы белән берлектә Чаллы электр челтәрләре гамәлгә ашырыла һәм балаларның электр энергиясе, энергетика өлкәсендә һөнәрләр турында белем базасын формалаштыруга, яшь буынны энергия саклау яшәү рәвешенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
"Киләчәк энергиясе" проекты өч этапта тормышка ашырыла. Балаларны тагын ике этап көтә: "Куркынычсыз электр" кул эшләнмәләре конкурсы һәм "Әни, әти, мин-энергияле гаилә" квест-уены.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 28 февраль 2019, 08:50