Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан 19, 23, 28, 34 нче белем бирү оешмаларында истәлекле чаралар оештырылды. Анда геройларның туганнары, ветераннар советы рәисләре, запастагы подполковник, ике Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Әфганстан сугышы ветераны Заһир Харунов, отставкадагы майор Васил Вәгыйзов катнашты.

Тантаналы чараларда мәктәп укучылары, педагоглар катнашты, алар сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм герой-интернационалистларның исемнәре теркәлгән мемориаль такталарга чәчәкләр салдылар.

Чәршәмбе, 27 февраль 2019, 16:11