Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 "КАМАЗ" мәдәният сараенда Россиядә Театр елына багышланган тантаналы чара узды. Чара башланганчы тамашачыларны театр геройлары: Ромео һәм Джульетта, Евгений Онегин һәм Татьяна Ларина һәм башка персонажлар каршы алды. Шулай ук бәйрәм кунаклары өчен, зәвыклы костюмнар киеп карап, үзләрен актер итеп хис итү мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Программа кысаларында "Форте" театры мәктәбе, "Гравитация" әдәби клубы, "Либерта" яңа драма театры, Владимир Радостевның иҗади остаханәсе, "Мистерия" музыкаль театры спектакльләреннән өзекләр күрсәттеләр.

Сәхнәдә төрле театраль юнәлешләр презентациясе белән «Щелкунчик» хореография ансамбле (балет), «Сарасвати» һинд бию студиясе (халык театры), «Арт-каприз» мода театры, Регина Әдиатуллина (опера) чыгыш ясады. "КАМАЗ" мәдәният йорты артистлары башкаруында театр һәм театр актерлары турында җырлар яңгырады.

Театр елын ачу тантанасында 700гә якын кеше катнашты.

Чәршәмбе, 27 февраль 2019, 16:58