Шимбә - 2 март көнне 10:00 сәгатьтә Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда шәһәр тарихын өйрәнүгә багышланган бранч проекты старт ала.
Тарихи бранч үз алдына профессиональ тарихчыларны һәм тарих сөючеләрне бер өстәл артына җыюны максат итеп куйган клуб-лекция проекты. Яшьләр айга бер тапкыр музейда җыелып, чакырылган экспертлар белән шәһәр тарихы турында сөйләшәчәкләр.
Беренче бранчның темасы - "Чаллының тәңгәллеген формалаштыру: моношәһәр һәм комплекслар". Керү бушлай, алдан теркәлү сорала.
Проектның рәсми бите: https://vk.com/chelnyurbantatar
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 27 февраль 2019, 17:02