Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

рәсмиФикер лидерлары Чаллының ике белем бирү учреждениесендә булдылар: 2017 елда тантаналы рәвештә ачылган 41нче һәм 2016 елда төзелгән 30нчы гомуми белем бирү учреждениеләрендә. Чараны мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе оештырды. Экскурсиягә шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә кушылды.

Экскурсия 41нче мәктәптән башланды. Кунакларны мәгариф учреждениесе директоры Рөстәм Хуҗин каршы алды. Ул бүгенге көндә мәктәптә 1606 кеше белем алуын билгеләп үтте: «Бу мәктәп монда бик кирәк булуын күрсәтә. Безнең мәктәп 35, 36 комплекска беркетелгән. “Яр буе” микрорайоны - биредә яшь гаиләләр бик күп. Бу безне сөендерә», – дип искәртте ул.

 "Без инженер белгечлекләрен үстерү буенча КФУның база мәктәбе булып торабыз. Бездә тулы бер программа – “Технолидер", анда балалар бу һөнәр белән кызыксынсын өчен уртак бурыч тора, мәктәптә уку стадиясендә үк аларны нәрсә кызыксындыруы буыенча билгеләделәр”, – дип сөйләде мәктәп директоры.

Проект 2018 елда эшләтеп җибәрелде. Инженерлык классына укучылар физика буенча олимпиада нәтиҗәләре буенча җыелды: «Безнең тарафтан – физика, информатика һәм математика кебек фәннәр буенча зур әзерлек бирелә. КФУның Яр Чаллы институты ягыннан бу, барыннан да элек, укытучылар тарафыннан озата бару, өстәмә белем бирү. Моннан тыш, һәр каникулда сыйныф КФУ Инжиниринг үзәгенә укырга бара», - дип уртаклашты Рөстәм Хуҗин.

Экскурсиядә катнашучылар кайбер дәресләрне карый һәм укытуның ничек баруын белә алдылар. Алар химия, биология, технология кабинетларында булдылар, шулай ук спорт залын, бассейнны һәм ашханәне карадылар.

Блог-турның чираттагы пункты 30нчы мәктәп булды. Исегезгә төшерәбез, бу 20 еллык тынлыктан соң Яр Чаллыда төзелгән беренче мәктәп. Учреждение директоры Алена Кәримова мәктәпне медицина блогыннан күрсәтә башлады, ул барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Монда ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен җиһазлар бар: дефибриллятор һәм ЭКГ аппараты. 

"Безнең мәктәптә “инженерлык мәктәбе” проекты гамәлгә ашырыла. Без КАМАЗ һәм КАИ филиалы партнерлары. Берничә инженер лабораториябез бар”, - дип сөйләде Алена Кәримова сыйныфларның берсендә. - Иң мөһиме, балалар эш күнекмәләрен ала. Безнең мәктәптә хәтта 11 сыйныфны тәмамлагач та, алар хәтта өстәмә белем бирмичә дә, үз белемнәрен куллана алачак”.


Мәктәп директоры "Сакчыл җитештерү” проектын тәкъдир итте. Проектны тормышка ашыруның дүрт ае эчендә икътисадый нәтиҗә 400 мең сумга якын тәшкил иткән.

Блог-турдан тулырак фоторепортаж белән Шәһәр администрациясенең  төркемендә танышырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 28 февраль 2019, 10:37