Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Сафронова Антонина Владимировна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Антонина Владимировна Куйбышев өлкәсенең Клюдов авылында крестьян гаиләсендә туа. Мәктәптә җиде сыйныфны тәмамлый. Сугыш башланганда училищега штукатурлыкка укырга керә, шуннан соң аны «Красная глинка» заводына эшкә җибәрәләр. Сугыштан соң Антонина Владимировна почтада хисапчы  булып эшли. 1949 елда кияүгә чыга. Ире бораулауда эшли, яшь гаиләгә илнең күп кенә шәһәрләренә күчеп йөрергә туры килә. 1972 елда алар Яр Чаллыга күчеп килә һәм шушында төпләнә. Безнең шәһәрдә ул трамвай идарәсендә кассир булып эшли, әлеге оешмадан пенсиягә чыга. Антонина Владимировна ире белән өч бала тәрбияләп үстергән. Бүген аның алты оныгы, сигез оныкчыгы бар. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен" медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары, район  администрациясенең халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Елена Әлмөхәммәтова котлады. Котлауларга депутат  Эдуард Панфилов ярдәмчесе һәм "КАМАЗ" Кою заводының яшьләр комитеты вәкилләре дә кушылды.

Пәнҗешәмбе, 28 февраль 2019, 10:42