"Безнең киләчәк" региональ социаль программалар фонды 2019 елда «Социаль эшмәкәрлек» проектлары конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә. Конкурста җәмгыять тормышын яхшыртырга һәм социаль проблемаларны хәл итәргә сәләтле проектларны тормышка ашыручы эшмәкәрләр катнаша ала. Быел җәй финанслау алырга исәп тоткан бизнесменнар үз гаризаларын 1 мартка кадәр җибәрергә тиеш. 1 марттан соң килгән гаризалар киләсе яртыеллыкта каралачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Социаль эшмәкәр» конкурсы –түләүләрне кичектереп тору мөмкинлеге белән 2 млн.нан 40 млн сумга кадәр процентсыз кредитлар рәвешендә финанс ярдәме алучы проектларны сайлап алу буенча, «Безнең киләчәк» фондының төп механизмы. 11 ел эчендә бизнесны үстерүгә максатчан процентсыз кредитларны Россиянең 56 регионыннан барлыгы 601,3 млн сумлык 234 проект алды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 28 февраль 2019, 11:06