Яр Чаллыда Бөтендөнья песиләр көне кысаларында «Дүрт аяклыларга» акциясе уза. Акциядә хайваннарга карата битараф булмаган һәркем катнаша ала. Шуның кысаларында йортсыз этләр һәм мәчеләр өчен иң кирәкле препаратлар җыярга (азык, паразитлардан эшкәртү өчен препаратлар һәм башкалар) һәм «Орион» яшьләр үзәгенә 3 марттан да соңга калмыйча китерергә кирәк. 4 март көнне җыелган әйберләрне автокаланың «Йортсыз хайваннарга ярдәм» хәйрия фондына тапшырачаклар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 28 февраль 2019, 15:10