Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны  Гөлчирә Хафиз кызы Туктамышева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов тапшырдылар.

 Туктамышева Гөлчирә Хафиз кызы Яр Чаллы шәһәрендә туа. Вахитов исемендәге 2 нче мәктәпнең тугыз сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туку фабрикасында эшли. 1951 елда Туктамышев Рәфкать Гариф улына кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы, Яр Чаллы шәһәре промторгында эшли.

Ире белән бергә ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Тыл хезмәтчәне, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей медальләренә ия.

Пәнҗешәмбе, 28 февраль 2019, 17:10