Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген мэриядә җәмәгать тыңлауларында шәһәр территориясен планлаштыру проектларына төзәтмәләр кертүне карадылар. Башта фикер алышуга "Заманча төзелеш"  ҖЧҖ гаризасы буенча ике проект тәкъдим ителде. Сүз "Прибрежный" торак районының 34 комплексы территориясе турында бара.

"Шәһәр төзелеше үсеше хезмәте" МУП директоры Ленар Сәлмәнов хәбәр иткәнчә, анда ике биек һәм җиде аз катлы торак йорт төзү планлаштырыла.

Шулай ук районда «Торговый квартал» сәүдә үзәге янындагы территориядә биш яңа йорт барлыкка киләчәк. Тынычлык проспекты, Шамил Усманов урамы, Халыклар дуслыгы проспекты, Академик Королев урамы чикләрендә микрорайонның ике участогы буйлап биш торак йорт төзеләчәк, аларның дүртесе 17 катлы булачак.

"Бүгенге көндә бу җир кишәрлеге Татарстан Республикасы милкендә. Шуңа күрә әлеге территорияне үстерү инициаторы булып Башкарма комитет тора", - дип аңлатты докладчы.

Ачык тыңлаулар нәтиҗәләре буенча комиссия барлык теләкләр һәм искәрмәләр белән бәяләмә әзерли, аны карар кабул итү өчен Башкарма комитет җитәкчесенә җибәрәчәкләр.

Пәнҗешәмбе, 28 февраль 2019, 17:00