Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллы спортчылары белән очрашты, алар халыкара ярышларда югары казанышлар күрсәттеләр. Әйтик, «Дельфин» спорт мәктәбендә шөгельләнүче Анна Гордеева һәм Артур Коршунов, яшүсмерләр арасында Россия беренчелегендә көмеш призер булдылар һәм синхрон йөзү буенча Россия Федерациясе спорт җыелма командасы составына кертелделәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Анна Гордеева белән Артур Коршунов парлап та, шәхси зачетның төрле дисциплиналарында да чыгыш ясый. Йөзү белән алар алты яшьтән инде ун ел шөгыльләнә. Хәзерге вакытта Артур Коршунов республикада бердәнбер синхрончы.
Наил Мәһдиев спортчыларга шәһәрнең спорт тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлар, яңа җиңүләр теләде.
Якын арада Чаллы синхрончылары Мәскәү өлкәсенә юл тотачак, анда Россия Федерациясе яшүсмерләр спорт җыелма командасының өлкән тренеры Наталья Мендыгалиева җитәкчелегендә шөгыльләнәчәкләр. Апрель аенда чаллылылар Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионатында Татарстан Республикасы данын яклаячак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 1 март 2019, 11:11