2-3 мартта Боз сараенда тимераякта фигуралы шуу буенча "Чаллы" балалар-яшүсмерләр мәктәбенең ачык беренчелеге узачак. Ярышлар квалификацион булып тора һәм язгы вакытта инде алтынчы ел рәттән уздырыла. Беренчелектә Яр Чаллы, Казан, Ижевск, Уфа, Зәй, Мамадыш, Тольятти, Екатеринбург, Оренбург, Сыктывкар һәм башка шәһәр һәм районнардан 217 спортчы катнаша. Бәйсез судьялар бригадасы быел Мәскәү, Уфа, Казан һәм Чаллы судьяларыннан торачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 1 март 2019, 11:03