Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе Башкарма комитетында партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә сәяси советның 32нче утырышы узды. Көн тәртибендә «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы җирле бүлегенең VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашуы турында фикер алыштылар.

"Без сайлау кампаниясенең өч еллык циклына керәбез. 2019 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар булачак. Биш елга 100 депутат сайлана: партия исемлекләре буенча 50, бер мандатлы округларда да шул кадәр. Устав нигезендә партия алдан тавыш бирү үткәрә. Беренче тапкыр, турыдан-туры тавыш бирү белән беррәттән, электрон тавыш бирү системасы да файдаланылачак. Күргәнегезчә, «Бердәм Россия» партиясенең XVIII съезды кысаларында карау өчен чыгарылган Чаллы бүлегенең тәкъдиме хуплау тапты", - дип аңлатты Наил Мәһдиев.

Алдан тавыш бирү «Ачык модель» буенча узачак: анда «Бердәм Россия» әгъзалары гына түгел, пассив сайлау хокукына ия һәм башка партияләрдә булмаган гражданнар да катнаша ала. Аның нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырылачак.

Җомга, 1 март 2019, 15:02