Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында шахмат буенча «Ак Ладья» Татарстан Республикасы беренчелеге башланды. Турнирда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының 10 командасыннан 40 иң көчле яшь шахматчы катнаша. Ярышлар 1-5 мартта «Этюд» балалар-яшүсмерләр мәктәбендә узачак.

Яр Чаллы данын ярышларда ике команда яклый: Пушкин исемендәге 78нче пролицей һәм 26нчы Гимназия. Җиңүче командасын төп приз – июнь башында Сочида узачак Бөтенроссия «Ак Ладья»га юллама көтә.

Турнирны онлайн-режимда сайтта карарга була.

Җомга, 1 март 2019, 16:38