Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районында «Хатын-кыз. Яз. Мәхәббәт» бәйрәм программасын «Кызыл Тау» мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары һәм башкаручылары, шулай ук «Умырзая» ветераннар хоры әзерләде. 

30нчы мәктәпнең актлар залында җыелучыларны район администрациясе башлыгы урынбасары Вера Кирилова, Дәүләт Советы депутатлары Илдар Шамилов һәм шәһәр Советы депутатлары Валентина Әхмәтҗанова котлады.

Ветераннар хорында озак еллар эшләгән өчен һәм хорның 30 яшьлек юбилее уңаеннан Вәлиева Роза Габдрахман кызы һәм Ананьева Нина Михайловна администрация башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. "Умырзая" ветераннар хоры коллективына Дәүләт Советы депутаты Вячеслав Зубаревтан бүләкләр тапшырылды.

Шимбә, 2 март 2019, 09:15