Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокаланың «Дулкын» бассейнында студентлар арасында йөзү буенча шәһәр ярышлары узды. Алар X шәһәр студентлар Спартакиадасы кысаларында оештырылды.

Яр Чаллы югары һәм урта махсус уку йортларының 12 командасы ярышларда катнашырга теләк белдерде. Спартакиада кысаларында студентлар 4-25 метрга эстафетаны йөзделәр. Ярышлар сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм студентлар арасында спорт традицияләрен яңарту максатында оештырылды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр кубоклар, дипломнар һәм медальләр алдылар.

Югары уку йортлары арасында җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын –  КФУның Яр Чаллы институты;

2 урын  – В. Г. Тимирясова исемендәге КИУның Яр Чаллы филиалы;

3 урын – А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм-тикшеренү техник университетының Яр Чаллы филиалы.

Урта махсус уку йортлары арасында:

1 урын – Яр Чаллы педагогия көллияте;

2 урын – Л.Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы;

3 урын – Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте.

Дүшәмбе, 4 март 2019, 09:43