Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Керемнәрнең вакытында керүе узган елда Яр Чаллы бюджет өлкәсенең барлык тармакларын финанслауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

"2018 елда шәһәр бюджетының үтәлеше 9 млрд 803 млн сум яки тәгаенланган планның 97%ын тәшкил итте. Чыгымнарның төп өлеше - бюджетның икътисадый структурасында 62% хезмәт хакы түләүгә туры килә", - дип хәбәр итте Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Ирина Сәгыйдуллина “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Чыгымнарның 17%ы - шәһәр хуҗалыгын төзекләндерүгә һәм карап тотуга юнәлдерелгән;

8%ы - коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм муниципаль учреждениеләр биналарын карап тоту чыгымнары;

13%ы - туклану, медикаментлар, ата-ана түләвенең бер өлешен компенсацион түләүләр, мәҗбүри түләүләрне гамәлгә ашыру, башка чыгымнар (элемтә хезмәтләре, транспорт чыгымнары, матбугат басмаларын яздыру, хезмәтне саклау һ.б.).

Бюджетның функциональ структурасында гомуми чыгымнарның 67%ы мәгариф өлкәсенә туры килә. Бюджет өлкәсе тармаклары буенча чыгымнар гомуми бюджетның 77%ын тәшкил итә. 2017 ел белән чагыштырганда бюджет өлкәсенең барлык тармаклары буенча финанслауның артуы күзәтелә.

Әлеге арту, хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен арттыру һәм Россия Федерациясе президентының бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең аерым категорияләренә хезмәт хакын күтәрү турында май указларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чараларның үтәлеше белән бәйле.

2018 елда «Илкүләм икътисад», «Торак-коммуналь хуҗалык» һәм «Әйләнә-тирә мохитне саклау» тармакларын финанслау 1 млрд 656 млн сумны тәшкил итте, бу 2017 ел белән чагыштырганда 27%ка күбрәк. Автомобиль транспорты өлкәсендәге чараларга 516 млн сум акча юнәлдерелгән. "Юл хуҗалыгы” бүлеге буенча чыгымнар 509 млн сумны тәшкил итте.

Җир төзелеше һәм җирдән файдалану буенча чаралар, проект эшләре, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы финансланган. Шәһәр территориясен карап тотуга, яшелләндерүгә һәм төзекләндерүгә 131 млн сум акча тотылган. Шулай ук урамнарны яктырту чыгымнары, шәһәрнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре кысаларында төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча конкурста җиңүчеләргә грантлар, урам-юл челтәренә хезмәт күрсәтүче автомобильләрне капиталь ремонтлау да финансланган.

2018 елда слайдта күрсәтелгән социаль чыгымнарга 305 млн сум акча тотылган.

Дүшәмбе, 4 март 2019, 09:40