Якшәмбе, 24 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Россия Пенсионерлар берлеге» җирле бүлекчәсе инициативасы белән, Президент грантын гамәлгә ашыру кысаларында, шәһәрдә скандинавия йөреше буенча «Сәламәтлеккә - җиңел адым белән» дигән яңа проект старт алды.

Проектның партнерлары булып Пенсия фонды идарәсе, Физик культура һәм спорт идарәсе, «Проминдустрия махсуслаштырылган эшкәртү предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Танар» гаилә клиникасы тора.

Укулар 200 өлкән буын чаллылар өчен (20шәр кеше буенча 10 төркем) уза. Проект буенча белем бирү программасы ике этаптан тора: теоретик һәм гамәли.

Теоретик укыту 10 семинардан тора. "Озын гомерлелек адымы” дәресләрендә, аңлаешлы формада, тарату материалы һәм видеопрезентацияләр ярдәмендә сәламәт яшәү рәвеше, скандинавия йөреше белән шөгыльләнү сәбәпләре турында, сәламәтлекне торгызу һәм авыруларны профилактикалау өчен йөрүнең файдасы турында мәгълүмат бирелә һәм башкалар. Семинарларны Татарстан Республикасының атказанган табибы, «Танар» гаилә клиникасының баш табибы урынбасары Александр Зотов уздыра.

Алга таба семинарларда белем алган проектта катнашучылар теоретик белемнәреннән файдалана һәм аларны практикада ныгыта алачаклар. Скандинавия йөреше буенча профессиональ тренерлар тарафыннан һәр төркемдә 8 база практик дәресләр үткәреләчәк. Шул ук вакытта грант акчасына скандинавия йөреше өчен 65 профессиональ таяк  комплекты файдаланылачак.  Дәресләр ачык һавада Автозавод районының «Яр буе», Җиңү паркында, Үзәк районның «Гренада» паркында һәм Комсомол районының “Мәдәният һәм ял паркы”нда үткәреләчәк.

Проектның йомгаклау этабы булып 2019 елның 28 сентябрендә скандинавия йөреше буенча «Сәламәтлеккә -  җиңел адым белән» шәһәр фестивален уздыру тора.

Дүшәмбе, 4 март 2019, 10:40