Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда "Плюс" яшүсмерләр-лигасының КВН финалы узды. Чемпион исеме өчен «Круговорот», «Алсу» (Түбән Кама), «Баклажан» (38 нче мәктәп), «Эксклюзив» (58 нче мәктәп), «Демокрит Стелит» (2 нче Гимназия) һәм «Продленка» (41 нче мәктәп) командалары көрәште. Финал кысаларында командалар 2 конкурс күрсәттеләр: визит карточкасы һәм «Йолдыз белән СТЭМ». «Йолдыз белән СТЭМ» конкурсына командалар ныклап әзерләнделәр һәм үзләренең бөтен осталыкларын күрсәттеләр. Үсмерләргә ярдәмгә мәртәбәле кунаклар - Яр Чаллы КВН командасының төрле командалары вәкилләре килде.

Турнир таблицасындагы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын – «Баклажан» (8,4 балл); 2 урын – «Эксклюзив» (8,2 балл); 3 урын – «Продленка» (8,0 балл); 4 урын – «Демокрит Стелит» (7,8 балл); 5 урын – «Круговорот» (7,6 балл); 6 урын – «Алсу» (7,4 балл).

«Плюс» Юниор-лигасы чемпионы «Баклажан» КВН командасы төп яшүсмерләр-лигасының 1/2 финалына чыга. Шулай ук жюри карары белән «Эксклюзив» командалары да шул ук ярымфиналына чакыру алды. 

Дүшәмбе, 4 март 2019, 11:44