Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

5 һәм 6 мартта автокалада XIX "Созвездие – Йолдызлык-2019” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона сайлап алу турлары узачак: 5 мартта «вокал-соло», «вокаль ансамбльләр», «конферанс» номинацияләрендә иҗат коллективлары һәм башкаручылар чыгыш ясый. Фестивальне ачу 13:00 сәгатькә планлаштырылган; 13:10 – хореография, Алабуга шәһәре («Орхидея» бию студиясе); 13:30 – вокал-соло (1нче кече төркеме); 14:05 – вокал-соло (2 нче кече төркем); 15: 20 - вокал-соло (урта төркем малайлар): 15:35 – тәнәфес, “вокаль ансамбльләр" номинациясе репетициясе; 16:05-вокаль ансамбльләр (кече төркем); 16:55 – вокаль ансамбльләр (урта төркем); 17:15 – вокал-соло (урта төркем кызлар). «Конферанс» номинациясе - көн дәвамында.

6 март көнне Яр Чаллы шәһәренең иҗат коллективлары һәм башкаручылары «хореография», «конферанс», «вокал-соло» (өлкән төркем) номинацияләрендә чыгыш ясый. Алабуга һәм Тукай районнарының иҗат коллективлары һәм башкаручылары «хореография», «вокал-соло», «вокаль ансамбльләр», «конферанс» номинацияләрендә катнашалар.

Гала-концерт 7 март көнне 18:00 сәгатьтә "КАМАЗ" мәдәният сараенда узачак.

Чәршәмбе, 6 март 2019, 08:00