Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мәскәүдә Россия Рәссамнар берлегенең ХІІІ съезды узды. Съездга бөтен Россиядән: Ерак Көнчыгыштан алып Калининградка кадәр, төньяктан алып РФ көньяк регионнарына кадәр депутатлар җыелды. Барлык өлкә һәм республикалардан 110нан артык делегат катнашты. Съезд эшендә катнашучылар арасында Яр Чаллының «Россия Рәссамнар берлеге» бүлекчәсе идарәсе рәисе Факил Гайфетдинов та бар иде.

Съезд тәмамланганнан соң, Үзәк рәссамнар йортында "Россия ХІІІІ" Бөтенроссия сәнгать күргәзмәсе ачылды. Бу Третьяков галереясенең заманча сәнгать күргәзмә заллары. Мондый дәрәҗәдәге сәнгать күргәзмәсе биш елга бер тапкыр, съезд белән бер үк вакытта уза. Күргәзмә 17 мартка кадәр дәвам итәчәк. Шәһәребезне шундый югары дәрәҗәдә өч Чаллы рәссамы тәкъдим итте: ТРның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмит Латыйпов һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Факил Гайфетдинов.

Дүшәмбе, 4 март 2019, 13:30