Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда гадәти булмаган спорт бәйрәме узды. Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае каршындагы мәйданда IX «Әтиләр парады» узды. "Әтиләр парады" - ул йөреш элементлары белән спорт-күңел ачу чарасы һәм этапларны узуда бергәләп катнашу мөмкинлеге. Бәйрәмдә әти белән улы составындагы командалар катнашты. Әти-әниләргә балалар белән "Кама шәһәре", "Кар өстендә үз йортыңны яса", "Минем әти - иң көчлесе!" һәм башкалар.

Конкурсларда 10 команда катнашты. Нәтиҗәләр буенча, «Хәйләкәр төлкеләр» командасы 1 нче урынны, «Җиңелмәүчеләр» 2 нче, «Алга» командасы 3 нче урын алды. Һәр гаиләгә катнашучы медале тапшырылды. Моннан тыш, бәйрәм кунаклары өчен чәй өстәле оештырылды. 

Чараны Яр Чаллы шәһәренең «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы, мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе үткәрде.

Дүшәмбе, 4 март 2019, 15:23