Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ике атна дәвамында автокалада Бөтендөнья мәчеләр көне кысаларында «Дүрт аяклыларга» акциясе үткәрелде. Акция Яр Чаллы шәһәренең иреклеләр үсеше үзәге инициативасы белән оештырылды. Аны үткәрү вакытында мәчеләр өчен 80 кг азык, бик күп уенчыклар һәм паразитларга каршы препаратлар һәм башкалар җыелды. 

Акциягә 32, 87, 40, 1, 60 мәктәпләр, 26 нчы гимназия, 78 нче лицей, шулай ук «Кояш» медицина көллияте, «Кама төзелеш көллияте», «4 нче балалар экология-биология үзәге», Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты, «Орион» яшьләр үзәге, Яр Чаллы шәһәренең «Җиңү волонтерлары» бүлекчәсе, шулай ук барлык битараф булмаганнар кушылды. Чарада барлыгы 1000нән артык кеше катнашты.

Җыелган барлык азык Яр Чаллы шәһәренең "Йортсыз хайваннарга ярдәмгә" хәйрия фондына тапшырылачак.

Дүшәмбе, 4 март 2019, 14:27