Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сидоровка паркында «Профит» компанияләр төркеме хезмәткәрләре һәм 3, 5, 9 нчы мәктәп укучылары  арасында «Аҗаган» хәрби-спорт уенының традицион чаңгы ярышлары узды.

Чараны ачу тантанасында Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов, шәһәр Советы депутаты, «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов, физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов, «Бердәм Россия» Яр Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Елена Шуралева катнашты. Спорт чарасында компаниянең 300дән артык хезмәткәре һәм 80 укучы көч сынашты. Җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Дүшәмбе, 4 март 2019, 15:58