Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу көннәрдә "Орион" яшьләр үзәге базасында «XXI гасыр лидеры» балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары һәм җитәкчеләре шәһәр конкурсы узды. Ул ике этапта оештырылды, читтән торып үткәрелгән этапта 80 кеше, ә турыдан-турыда 54 конкурсант катнашты.

1 мартта «Үз-үзеңне презентацияләү» булды, анда конкурста катнашучыларның барысы да үзләрен тәкъдим итте;

2 март – «социаль проектны яклау»;

3 март – "эшлекле уен" үтте.

Көн ахырында жюри конкурсантларга баллар билгеләде.

Конкурсның финалы 21 март көнне 15:00 сәгатьтә "ИТ-парк"та (Машина төзелеше ур., 91) узачак, анда Чаллы шәһәренең 2019 елгы «XXI гасыр лидеры» җиңүчесе билгеле булачак.

Дүшәмбе, 4 март 2019, 16:08