Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Гусакова Мария Ивановна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров котлады.
Гусакова Мария Ивановна Татарстан Республикасының Никошновка авылында туа. Башлангыч мәктәптә дүрт сыйныфны тәмамлый. Сугыш елларында колхоз терлеген көтә, баржлар бушата. 1957 елда Гусев Алексей Андреевичка кияүгә чыга һәм Әлмәт районының Алмаш авылына күченеп китә. Лаеклы ялга чыкканчы Мария Ивановна авыл мәктәбендә эшли. 2003 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә.
Ире белән өч бала тәрбияләп үстерә, 10 оныгы һәм биш оныкчыгы бар.
Гусакова Мария Ивановна Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 4 март 2019, 16:46