Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"КАМАЗ» мәдәният сараенда «Чаллы хатын-кызларына багышлыйбыз...» дигән бәйрәм концерты булды. 

Сугыш һәм хезмәт ветераннарына, шәһәр хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче күп балалы аналарга сәламләү сүзе белән Дәүләт Советы депутаты,«КАМАЗ» ГАҖ генераль директорының куркынычсызлык буенча урынбасары Илдар Шамилов мөрәҗәгать итте. «Сезне чын күңелдән яз, гүзәллек һәм наз бәйрәме - Халыкара хатын - кызлар көне белән котлыйм. Бу – чәчәкләр һәм елмаюлар көне, аларны ир-атлар үзләренең яраткан, әниләренә, сеңелләренә һәм кызларына бүләк итәләр.  Хөрмәтле хатын-кызлар, нәкъ менә сез җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә дә зур уңышларга ирешәсез, Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш кертәсез. Шул ук вакытта кайгыртучан аналар һәм яраткан хатыннар, йорт учагын саклаучылар булып каласыз. Хезмәт сөюегез, энергиягез, күңел җылыгыз, дөньяны яктырак, мәрхәмәтлерәк, матуррак итә белүегез һәм ир - атларны төрле гамәлләргә рухландыруыгыз, илһамландыруыгыз өчен рәхмәт сезгә», - диде ул.

 Чара барышында шәһәр мэрының, Башкарма комитет җитәкчесенең һәм Автозавод районы администрациясе башлыгының Рәхмәт хатлары, шулай ук  "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. 

 Хатын-кызлар өчен музыкаль бүләк-шәһәрнең иң яхшы җырчылары һәм иҗат коллективлары:Илья Васильев,Илнар Мөсавиров,Константин Нестеров, Регина Әдиатуллина, «Мизгел» җыр театры, «Йолдыз» вокаль ансамбле, «Лик» хореография студиясе, хезмәт ветераннары рус җырлары хоры, «Бисеринки» бию ансамбле, «Грация» хореография ансамбле һәм «Арт-каприз» мода театры чыгышлары тәкъдим ителде. Сәхнәдән тормышыбызны җылылык, мәрхәмәтлелек һәм нәфислек белән тутыручыларга карата мактау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.

Дүшәмбе, 4 март 2019, 17:17