Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда шәһәрнең сәламәтлек саклау тармагының киңәйтелгән утырышы узды. Киңәшмәдә узган елга йомгак ясадылар һәм 2019 елга бурычлар һәм үсеш перспективаларын билгеләделәр. Очрашу шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альберт Осипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова катнашында узды.
Утырышка шәһәр мэры Наил Мәһдиев йомгак ясады. Шәһәр башлыгы тармак хезмәткәрләренә намуслы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм пациентларга карата мөнәсәбәттә аеруча да игътибарлы булырга өндәде. «Сез көн саен, сәгать, минут саен эшләмәсәгез, шәһәребезнең социаль-икътисадый үсешендә уңыш булмас иде. Сүз күп төрле дарулар, яңа җиһазлар турында гына бармый. Бу максатларга финанс ресурслары каралган. Шәһәр җитәкчелеге әлеге мәсьәләләргә җитди игътибар бирә. Сүз пациентларга мөнәсәбәт турында бара. Биредә бернинди финанс ресурслары да кирәкми. Пациентларга мөнәсәбәт авыруның һәрвакыт хаклы булуын аңлауда. Хаклы булмаган очракта да, пациент барыбер хаклы, чөнки ул ярдәм сорап килгән", - дип ассызыклады Наил Мәһдиев.
Моннан тыш, 2019 елда Яр Чаллыда урын өстендә ятучы авыруларга ярдәм күрсәтүне үстерү, ир-атлар сәламәтлеге кабинетларын булдыру, шулай ук беренчел сәламәтлек саклау челтәрендә эшне дәвам итү, шәһәр учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту планлаштырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 4 март 2019, 18:23