Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

12 март көнне «Нур» яшьләр үзәгенең «Кунаклар» мәдәни-белем бирү проекты спикеры итеп Алинә Янкович сайланды. Ул – Чаллыда төрле сериаллар төшерүдә катнашучы, телетапшырулар алып баручыларның курсларына нигез салучы, DFM Чаллының элеккеге радио алып баручысы, «Пятница» телеканалында программаның элеккеге җитәкчесе һәм телетапшырулар алып баручысы. Кунак, телетапшырулар алып баручы нинди булырга тиеш, тамашачыны ничек җәлеп итәргә, хәзерге заман аудиториясенең ихтыяҗлары, федераль каналларга ничек эләгергә һәм үз һөнәренең башка нечкәлекләре турында сөйләячәк. Очрашу 18:00 сәгатьтә башлана.

Сишәмбе, 12 март 2019, 08:46