Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераннары, Үзәк районының тыл хезмәтчәннәре Сафина Фәүзел Габдулла кызы, Юнысова Саҗидә Ситдыйк кызы, Камалиева Халидә Шәймөхәммәт кызы, Габҗәлиева Зәкия Габайдулла кызы һәм Гуреева Елена Алексеевна 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.

Сарман районы Яңа Бүләк авылында туган  Фәүзел Габдулла кызы Сафинага 90 яшь тулды. Ул сугыш елларында туган авылында колхозда эшли һәм шул ук вакытта Алабуга педучилищесында укып, башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге ала. Сугыштан соң Сарман районының Шәрләрәмә авылына башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә килә. 1951 елда кияүгә чыга һәм Сарман районының Чураш авылына күченә, анда пенсиягә кадәр Чураш башлангыч мәктәбе директоры булып эшли. 1972 елда Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына килә. Фәүзел Абдулла кызы дүрт бала тәрбияләп үстергән, сигез оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Балтач районының Шеңшеңәр авылында туган  Саҗидә Ситдыйк кызы Юнысовага 90 яшь тулды. Ул Бөек Ватан сугышы елларында Киров өлкәсе совхозларында эшләгән. Сугыштан соң медицина техникумын тәмамлый һәм Малмыҗ шәһәренең үзәк хастаханәсенә эшкә урнаша. 1977 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә, пенсиягә чыкканчы наркология диспансерында шәфкать туташы булып эшли. Саҗидә Ситдыйк кызы өч бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Менделеевск районының Тайгузино авылында туган  Халидә Шәймөхәммәт кызы Камалиевага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган авылында колхозда эшли. 1951 елда кияүгә чыга. Ире белән алар башта Яшел Үзәнгә күченәләр, анда фанера заводына эшкә урнашалар, аннары Ташкент шәһәренә күчәргә мәҗбүр булалар. Алты елдан соң гаилә туган ягына әйләнеп кайта һәм Менделеевск шәһәрендә төпләнә, анда Халидә Шәймөхәммәт кызы пенсиягә кадәр балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли. 2016 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә. Халидә Шәймөхәммәт кызы өч бала тәрбияләп үстергән, тугыз оныгы һәм алты оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Зәкия Габайдулла кызына 90 яшь тулды. Юбиляр Оренбург өлкәсенең Канчер авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган авылында колхозда эшли. 1949 елда Зәкия Габайдулла кызы ире белән Таҗикстан Республикасының Курган-тюба районы Вохша бистәсенә күченә, анда пенсиягә чыкканчы ПМК-1 дә эретмә узелында оператор булып эшли. 1997 елда Яр Чаллы шәһәренә килә. Зәкия Габайдулла кызы өч бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән, юбилей даталары медальләренә ия.

Тамбов өлкәсенең Царевка авылында туган Гуреева Елена Алексеевнага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган авылы колхозында эшли. 1944 елда Елена Алексеевнаның әтисе танк заводына күчерелә һәм бөтен гаилә Түбән Тагил шәһәренә күчә. Анда Елена Гуреева педагогия училищесын тәмамлый. 1950 елларда Чиләбе шәһәренә күчеп килә, анда укуын педагогия институтында дәвам итә. 1972 елда Яр Чаллы шәһәренә килеп төпләнә. Юбиляр ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 5 март 2019, 11:34