Чаллы спортчылары Менделеевскида узган пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Өч төр ярыш буенча экипировкада 57 кг авырлык категориясендә кызлар арасында 165 кг нәтиҗә белән Алена Головко 1 урын алды. Егетләр арасында 1 урынны Илгиз Идиятуллин (59 кг авырлык категориясендә), Георгий Ролик (66 кг авырлык категориясендә 400 кг нәтиҗә белән), Айнур Фәссахов (66 кг авырлык категориясендә 525 кг нәтиҗә белән) яулады.
Ятып гер күтәрү буенча егетләр арасында 66 кг авырлык категориясендә 1 урынны – Азат Мәҗитов, 83 кг авырлык категориясендә Кирилл Кожушный алды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, спортчы үз үлчәү категориясендә Татарстан Республикасы беренчелегенең абсолют җиңүчесе булды, 59 кг авырлык категориясендәге егетләр арасында 3 урын – Сергей Бажин, 83 кг авырлык категориясендәге егетләр арасында 3 урынны Самир Абдуллаев яулады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 5 март 2019, 09:49