Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда «English Song» инглиз җыры V республика фестиваленең гала-концерты узды. Фестивальне оештыручылар –  шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе һәм мәдәният идарәсе ярдәме белән ЮНЕСКО Халыкара кафедрасының "ТИСБИ" Идарә университеты.

Беренче дәрәҗә лауреатлар (45нче мәктәптән Павел Коченевский, 77нче гимназиядән трио Данил Черных, Полина Гурьева, Максим Бычков («ансамбль» номинациясендә) һәм Түбән Кама мәктәбеннән Зәринә Кормачева һәм Ринат Минкәшева дуэты) «ТИСБИ» Идарә университетына укырга кергәндә 100% күләмендә ташлама алды. II дәрәҗә лауреатлар 50% күләмендә ташлама алдылар. Алар: Диана Глунцова (Түбән Каманың Королев исемендәге политехника көллияте), Лия Дәүләтшина ( Н. В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте) III дәрәҗә лауреатлар 30% ташламага ия булды, шундыйлардан: Илназ Саттаровны (Әлмәт политехника техникумы) һәм Виктория Матросованы («Кадет мәктәбе») атап үтәргә була.

Сишәмбе, 5 март 2019, 10:49