Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Туган телләр хәзерге заманда» эсселар конкурсы узды. Катнашучылар: минем тормышымда туган телнең әһәмияте, тел халыклар мәдәниятенең көзгесе кебек, минем шәһәремнең һәм Татарстан Республикасының телләре һәм халыклары дигән тематикалар буенча язылган эсселарын тәкъдим иттеләр. Конкурска Чаллының уку йортларыннан уннан артык иҗади эш килде.

Жюри әгъзалары башкарылган эшләрнең дәрәҗәсе бик югары булуын билгеләп үтте. Катнашучылар үз позицияләрен дәлилләп күрсәтә алдылар, бу аларның игълан ителгән темага битараф булмауларын күрсәтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләрнең авторлары: 1 урын - Диана Быкова (Яр Чаллы педагогия университеты); 2 урын – Регина Рәхимова ("ТИСБИ" Идарә университетының Яр Чаллы филиалы); 3 урын - Максим Тусаров (В. Д. Поташов исемендәге техник көллият). Камилла Гайнуллина (Яр Чаллы медицина көллияте) "җиңүгә омтылыш" номинациясендә билгеләп үтелде.

Оештыручылар барлык катнашучыларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәләр. Бүләкләү тантанасын үткәрү вакыты турында соңрак хәбәр ителәчәк.

Сишәмбе, 5 март 2019, 11:10