Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Яр Чаллы гарнизонының полиция хезмәткәрләре балалары белән берлектә, әниләрне котлап бәйрәм уңаеннан флешмоб үткәрделәр. Чара Гренада паркы картодромында узды. 

60лап малай һәм кыз үзләренең әти-әниләре белән спорт мәйданчыгына килделәр. Балалар зур кызыксыну белән узыш машиналарын карадылар, ә аеруча кыюлар руль артына утырырга һәм йөреп карарга батырчылык иттеләр.

Биредә үк теләүчеләр "Тәртип сакчысы белән зарядка" да катнаша алдылар, аны кунаклар өчен спорт мастерлары Ирина Пермитина һәм Гөлнара Сәмитова-Галкина оештырды.

Сишәмбе, 5 март 2019, 11:43