Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

6 мартта 15:00 сәгатьтә автокалада "LadyМАМА - 2019" фестиваль-конкурсының финалы узачак. Чарада «Әнием яшәгән мохит» проектында катнашучы Чаллы әниләре көч сынашачак. Катнашучылар жюри хөкеменә үзләре турында презентация, иҗади номер тәкъдим итәчәкләр, интеллектуаль белемнәрен һәм дефиле буенча күнекмәләр күрсәтәчәкләр. Конкурсантларның чыгышлары жюри тарафыннан бәяләнәчәк. Фестивальнең барлык катнашучылары һәм җиңүчеләре дипломнар, чара партнерларыннан бүләкләр һәм призлар алачак. Ул "Гагарин" Арт-барында узачак. Фестивальне Башкарма комитетның мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән «Заман» яшьләр үзәге оештыра.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, фестиваль ана һәм балаларга сак караш тудыруга, бала карау ялында булган хатын-кызларны күрсәтүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Чәршәмбе, 6 март 2019, 10:33