Автозавод районының 49нчы кадет мәктәбендә Рөстәм Баһаветдинов истәлегенә багышланган хәрби-спорт эстафетасы ачык беренчелеге узды. Эстафетада шәһәр мәктәпләренең 18 командасыннан 150дән артык укучы ике яшь төркемендә көч сынашты: 6-7 һәм 8-9 сыйныфлар. Катнашучылар каршылыклар полосаларын җиңеп чыгу, сугыш кирәк-яраклары китерү, граната (туп) ыргыту, пневматик винтовкадан ату, АК-74 автоматын җыю буенча һәм башкалар буенча ярыштылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 6-7 сыйныф укучылары арасында төркемдә: 1 урынны 23нче мәктәп, 2 урынны 50нче мәктәп, 3 урынны 55нче мәктәп алды. Зурлар төркемендә 8-9 сыйныф укучылары арасында: 1 урынны 23нче мәктәп, 2 урынны 15 нче мәктәп, 3нче урынны 37нче мәктәп алды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 5 март 2019, 16:08