Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Традиция буенча, 8 Март алдыннан Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов сугыш һәм хезмәт ветераннары советы активы белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вячеслав Зубаревтан  котлау һәм бүләкләр тапшыру белән башланды. Тантаналы өлештән соң чарада катнашучылар агымдагы мәсьәләләр, уртак планнар һәм 2019 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ветераннар активы үзенең бөтен эшен район администрациясе белән тыгыз элемтәдә алып бара һәм бер генә район бәйрәме дә алардан башка үтми. Аларның тормыш тәҗрибәсе һәм актив позициясе үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора.

Искәндәр Галимов хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, Үзәк районы тормышында катнашкан ветераннарга рәхмәт белдерде, алга таба да уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Сишәмбе, 5 март 2019, 16:57