Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Картиналар галереясында рәссам-акварелист, 1 нче балалар сәнгать мәктәбе педагогы Лилия Мостафина-Хаҗиева "Чәчәкле импровизация" акварель буенча иҗади очрашу һәм мастер-класс уздырды. Чара "Яз сулышы" исеме астында шәхси күргәзмә фонында оештырылды.

Мастер-класс теләге булган һәркемгә күргәзмә авторы белән якыннан аралашырга, кызыксындырган сорауларны бирергә һәм мастерның акварель техникасында эшен күрергә мөмкинлек бирде. Иҗади чарада катнашучылар юеш акварель техникасында чәчәк бәйләмнәре ясадылар.

Чәршәмбе, 6 март 2019, 08:54