Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында шахмат буенча «Ак Ладья» республика беренчелеге тәмамланды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча турнирда Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназия командасы җиңү яулады, икенче урында – Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясе, өченчедә – Түбән Кама шәһәренең 10 нчы мәктәбе.

Турнирда республиканың 9 шәһәреннән һәм районыннан 40 иң көчле яшь шахматчы катнашты (Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Баулы шәһәрләре, шулай ук Актаныш, Саба һәм Тукай районнарыннан). Ярышлар «Этюд» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә узды.

Җиңүче команда июнь башында Сочида (Дагомыс) узачак «Ак Ладья» шахмат буенча Бөтенроссия ярышларына барачак. Иртәгә, 7 мартта, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган хатын-кызлар арасында шахмат буенча шәһәр блиц-турниры узачак. Чара 18:00 сәгатьтә башлана.

Чәршәмбе, 6 март 2019, 09:29