Автокаланың «Кванториум» балалар технопаркында геоинформатка буенча «Карта фестивале» Бөтенроссия конкурсы узды. Фестивальдә Россиянең 18 төбәгеннән 112 кеше катнашты: Барнаул, Кемерово, Бөек Новгород, Түбән Кама, Абакан, Липецк, Воронеж, Калуга, Грозный, Екатеринбургтан. Төп этапка чыгу өчен команда фестивальне оештыручыларга бик күп критерийлар буенча бәяләнә торган карта җибәрергә тиеш иде. Эшләр 5 номинация буенча бәяләнде: "Балалар технопаркының иң яхшы картасы", "Төбәкнең иң яхшы картасы", "Картографик дизайн", "Иң яхшы тикшеренү эше", "Стандарт булмаган карар". Моннан тыш, "Гран-При" номинациясе, күргәзмәгә килүчеләрнең тавыш бирү нәтиҗәләре буенча "Тамашачылар мәхәббәте призы" да каралган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 6 март 2019, 11:00