Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

19 мартта Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын гамәлгә ашыру кысаларында, «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.

Татарстан Республикасында бу көнне 56 мәйданчыкта бөтен эш көне дәвамында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Яр Чаллыда кабул итүләр «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитетында (Ак. Рубаненко урамы, 7 йорт,  Яңа шәһәр 3/18) 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр узачак. Кабул итүгә 37-45-69 телефоны буенча язылырга мөмкин. 

Консультантлар сыйфатында нотариус, адвокатлар, суд приставлары, пенсия фонды һәм техник хезмәт күрсәтү бюросы белгечләре чыгыш ясаячак.

Дүшәмбе, 18 март 2019, 08:59