Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда гаилә тормышының алтын һәм зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр. Чара автокаланың Тантаналар сараенда узды. Бәйрәм кунакларын балериналар һәм кадетлар каршы алды, шулай ук төрле еллардагы туй фотографияләре белән тарихи фотокүргәзмә оештырылды. Мактаулы юбилярларны котларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде.

Тантаналар сарае залына Мендельсон маршы астында 50 һәм 55 ел бергә гомер иткән биш гаилә җитәкләшеп атлады. Тантаналы чара барышында гаиләләрнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр һәм гаилә парларының тормышыннан архив кадрлары күрсәтелде. Аларның һәркайсы юбилярларның мактаулы китабында билгеләп үтелде. Әлеге парлар барысы да шәһәрне үстерүгә һәм аның чәчәк атуына зур өлеш керттеләр. Алар – КамАЗның атказанган хезмәткәрләре, картон-кәгазь комбинатының мактаулы хезмәткәрләре, укытучылар, музыкантлар, хезмәт ветераннары.

"Автомобильне сызымнары буенча, фәнни эшләнмәләр буенча ясарга була, ләкин гаилә төзү өчен күп көч таләп ителә. Кешеләр үз язмышларын вагончикларда, гади көнкүреш шартлары булмаган фатирларда яшәп тоташтырган. Сез - безнең республикага, данлыклы шәһәребезгә хезмәт итүнең ачык мисалы. Минем уйлавымча, балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз, һичшиксез, сезнең белән горурланалар, әтиләренең фамилияләрен горурлык белән йөртәләр һәм бу буыннар бәйләнеше беркайчан да өзелмәсен. Мин сезне чын күңелемнән шәһәр җитәкчелеге исеменнән матур бәйрәм белән котлыйм. Балаларыгыз, оныкларыгыз сезне кадерләп сакласын. Бәхет һәм иң изге теләкләр Сезгә!", – диде Наил Мәһдиев.

Тантана сәбәпчеләрен истәлекле дата белән Татарстан Республикасы ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина да котлады: «Бу чыннан да, бәяләп бетергесез тәҗрибә. Сез яши дә, чын күңелдән ярата да, балалар тәрбияли дә беләсез. Сез Яр Чаллы шәһәрен бөтен дөньяда танылган эре сәнәгать үзәге булсын өчен бик күп эшләдегез».

Валентина Николаевна һәм Иван Степанович Гостенковлар Яр Чаллы шәһәренә КАМАЗ төзергә киләләр. Нәтиҗәдә, завод та, ныклы гаилә дә төзелә.

Роза Габдрахман кызы һәм Әнәс Вәгыйз улы Вәлиевлар 55 ел бергә гомер итәләр. 70 нче еллар ахырында аларның гаилә корабы Яр Чаллы шәһәренә килеп туктый. Гаилә башлыгы ЗМА, хатыны "Татэнерго” оешмаларында эшли. 

Алтын юбилярлар – Марсель Зәйнулла улы һәм Тәскирә Сөләйман кызы  Буркеевлар укытучылар династиясен тәкъдим итәләр. Мәгариф системасында алар 45 ел хезмәт куя. 

Татьяна Васильевна һәм Алексей Николаевич Манихиннар шулай ук 50 ел элек үзләрен никах җепләре белән бәйлиләр. Ирле-хатынлы бик күп мактау билгеләренә һәм Рәхмәт хатларына лаек булганнар. Алексей Манихин Картон-кәгазь комбинатының мактаулы хезмәткәре.  

Инсия Барый кызы һәм Раушан Кәрамович Тимергалиннар нәкъ 50 ел элек-1969 елның 6 мартында туйларын бәйрәм итәләр. Аларны иҗатка мәхәббәт бәйләгән. Бүген Раушан Тимергалин танылган татар шагыйрьләренең шигырьләренә көйләр яза. 

Чара кунаклары өчен «Мизгел» җыр театры, "Йолдыз" ансамбле, Нияз Хәмәтшин һәм Гөлназ Закирова чыгыш ясады.

Бәйрәм чарасы ахырында шәһәр мэры белән истәлеккә гомуми фото ясалды.


Пәнҗешәмбе, 7 март 2019, 11:26