Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген мэриядә гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды. Шәһәр Советы депутатлары Яр Чаллы сәламәтлек саклау учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү проблемасын тикшерделәр. 

Әлеге темага доклад белән шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Нияз Фатыйхов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, табиблар белән тәэмин ителеш 56,5% тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 1,1%ка артыграк.

Ул белгечләрне шәһәргә җәлеп итү өчен иң мөһим шартларның берсе-торак бирү, дигән фикер белдерде. "Дәүләт сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләре өчен арендалы торак төзү тармакның кадрлар ресурсларын саклау һәм арттыру мәсьәләсендә җитди ярдәм була алыр иде", - дип саный сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.

Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча җентекләп фикер алышканнан соң, депутатлар сәламәтлек саклау идарәсенә Башкарма комитет белән берлектә медицина хезмәткәрләре өчен торак төзү мәсьәләсен эшләп бетерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Шулай ук алар табибларның адреслы әзерлегенә һәм башка төбәкләрдән белгечләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшне дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады. Даими комиссия әгъзалары якын арада Башкарма комитет җитәкчелеге белән берлектә җентекле эш алып баруны дәвам итәчәк башка карарлар кабул иттеләр.

Чәршәмбе, 6 март 2019, 15:45