Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Тантаналы чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт ветераннары, күп балалы аналар, табиблар, педагоглар, сәнәгать предприятиеләре һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре чакырылган иде.

8 Март бәйрәме белән залда утыручыларны Чаллы мэры Наил Мәһдиев җылы котлады. «Бүген бу уңайлы залда без иң яраткан бәйрәмне - 8 март көнен билгеләп үтәбез. Сезнең өчен, теләсә кайсы ир-ат өчен, шул исәптән минем өчен дә, бу дулкынландыргыч бәйрәм. Дулкынландыргыч, чөнки әниләр алдында мәхәббәт, хөрмәт, күңел хисләрен аңлатып була торган сүзләр рус, татар һәм башка бер генә телдә дә юк», - диде ул,  шул ук вакытта аеруча мактаулы сүзләргә лаек хатын-кыз ветераннарны, Бөек Ватан сугышы ветераннарын да хөрмәтләп.  – Аларның батырлыгы һәм каһарманлыгы нәтиҗәсендә без азат илебездә яшибез, туган телебездә сөйләшәбез. Әйдәгез, көчле алкышлар белән аларга нык сәламәтлек һәм иң изге теләкләр телик. Алар моңа лаек».

Ул шулай ук хатын-кызларның шәһәрнең социаль-икътисадый үсешендә аерым ролен билгеләп үтте.

"Шәһәр иминлегендә мөһим рольне шәһәр хуҗалыгының барлык тармакларында эшләүче гүзәл хатын - кызларыбыз уйный. Аларның тырышлыгы һәм намуслы хезмәте нәтиҗәсендә Чаллы шәһәре Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең иң яхшы шәһәрләренең берсе булып тора. Башкарган эшләрегез өчен ихлас рәхмәт белдерәсем килә. Без сезне яратабыз, без сезнең белән горурланабыз. Сезне бәйрәм белән котлыйм. Һәр Чаллы гаиләсендә гармония, мәхәббәт һәм хөрмәт тантана итсен", - дип өстәде шәһәр башлыгы.

"Хатын-кызларга багышлыйбыз" дип аталган программада танылган иҗат коллективлары һәм вокалистлар чыгыш ясады. Мәсәлән, «Болгар» бию театры «Кышкы Казан» номеры белән чыгыш ясады; "Хатын-кызларга багышлау" җырын Наил Әнәсов, Нияз Хәмәтшин һәм Илья Васильев составындагы трио башкарды; «Зәңгәр томан» бию ансамбле "Татарстан" биюн тәкъдим итте; Ринас Әхмәтов "Ак розалар белән киләм" җырын башкарды; LimeS төркеме башкаруында "Әни йөрәге" композициясе, "Яз" эстрада бию төркеме көтелмәгән юллар буйлап" номеры белән чыгыш ясады. Бу көнне Яр Чаллының гүзәл ханымнары хөрмәтенә бик күп матур сүзләр яңгырады.

Чәршәмбе, 6 март 2019, 17:21