Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокала Федераль экологик проектка кушылды, аның кысаларында санкцияләнмәгән чүплекләр һәм өмәләрдә җыелган шиналар утильләштерүгә чыгарыла. 30 тоннадан артык җиңел һәм йөк көпчәкләре эшкәртүгә җибәрелде. Алар барысы да бер муниципаль предприятие территориясендә урнаштырылды. Nokian Tyres компаниясе рөхсәт ителмәгән чүплекләрне бетерү проектын башлап җибәрде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елның 1 гыйнварында Россиядә утильгә чыгарылган шиналар күмүне закон белән тыю үз көченә керде. Утиль покрышкалар җирдә йөз елдан артык таркала, шул ук вакытта туфрак һәм грунт сулары токсин һәм канцероген матдәләр белән пычрана. Чаллыдан иске шиналар Татарстанның Теләче районы һәм Башкортстанның Нефтекамск шәһәренең эшкәртү предприятиеләренә җибәрелгән. Автокалада ташландык шиннарны чыгару дәвам итәчәк. Яр Чаллыдан тыш, хәзерге вакытта Санкт-Петербургта һәм Краснодарда да шиналар чүплеге бетерелә.

Дүшәмбе, 11 март 2019, 13:21