Бүген иртән Башкарма комитет бинасында эшләүче хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән котладылар. Фойеда гүзәл затларны шаян җырлар астында каршы алдылар. Чәчәкләрдән ясалган фотозона мэрия хезмәткәрләренә эш көне башланыр алдыннан яхшы кәеф өстәде.
Акция мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе тарафыннан Башкарма комитетның профсоюз комитеты белән берлектә оештырылды.
Фотоларны ВКда "Яр Чаллы шәһәре администрациясе"нең рәсми төркемендә күрергә мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 7 март 2019, 11:11