Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан КАМАЗ-Мастер округында яшәүче гүзәл затларны бәйрәм белән котладылар.

Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов исеменнән хатын-кызлар өчен бүләкләр һәм чәчәкләр әзерләнде. Бәйрәм кунакларына язгы кәеф, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм иминлек теләделәр. Эдуард Фәттахов 16, 17 һәм 18 микрорайон территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисләренә микрорайоннарда мөһим һәм кирәкле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Бәйрәм һәм чәй өстәле 16 һәм 18 микрорайон территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Елизавета Глухова һәм Светлана Гурлеваның, шулай ук 17 комплексның ветераннар Советы Рәисе урынбасары Зинаида Загарскийлар тарафыннан әзерләнгән иде. 

Чакырылган кунаклар өчен 22нче мәктәпнең иҗат коллективлары чыгыш ясады. Әлеге округта яшәүчеләр дә үз чыгышларын тәкъдим итте. Бәйрәм кичәсе җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Пәнҗешәмбе, 7 март 2019, 10:21