ЮХИДИның актлар залында "Күренерлек бул!" шәһәр флешмоблары конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләү булды. Анда Яр Чаллының яшүсмерләр-яшьләр клублары катнашты.
Конкурсның максаты: балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр катнашында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау, фликерларны һәм башка яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру аша юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау.
Конкурста 11 яшүсмерләр клубы катнашты. Конкурсның сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча 7 клуб финалга керде: «Факел», «Романтик», «Эврика», «Романтиклар», «Гармония», «Мечтатель» һәм «Меридиан».
Конкурс жюрие финалистларның барлык видео сюжетларын карап, призлы урыннар бирде.
Чараның мәртәбәле кунаклары: Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы урынбасары Илдар Әюпов; ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге башлыгы Илдар Гайнуллин; «Яшүсмер" клубы директоры Сергей Пантелеев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 7 март 2019, 11:21