Чәршәмбе, 4 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                                            Кадерле хатын-кызлар!

                        Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Бу язгы бәйрәм матурлык, игелек һәм мәхәббәт билгесе булып тора. Кадерле кешеләребез, әбиләребез, тормыш иптәшләребез, әниләребез һәм кызларыбыз булмаса, тормышыбызның мәгънәсе дә булмас иде. Безнең көннәребез сезнең кайгыртучанлык һәм игелек белән җылытылган. Өйдә дә, эштә дә сезнең акыллы киңәшләрегез, ярдәмегез һәм аңлавыгыз кирәк.

Һөнәри,  иҗади һәм интеллектуаль потенциалыгызны тормышка ашырып, сез җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә дә уңышларга ирешәсез. Балалар укытуга, күпмилләтле халкыбызның лаеклы варисларын тәрбияләүгә керткән өлешегез бәяләп бетергесез.

Бөек Ватан сугышы чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән ветеран хатын-кызларга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Алар ярдәмендә без ирекле илдә яшибез, укыйбыз, эшлибез, тормышыбызга, балаларыбыз һәм оныкларыбызның уңышларына шатланабыз. Без Сезнең алда баш иябез һәм нык сәламәтлек телибез.

Кадерле хатын-кызлар! Сезгә чын күңелдән матурлык, илһам, бәхет, иминлек телим! Тормышыгыз мәхәббәткә, шатлык-елмаюларга бай булсын, чәчәкләргә күмелсен!

                                                                                                                 Н. Г. Мәһдиев,

                                                                                                               Яр Чаллы шәһәре мэры

Җомга, 8 март 2019, 07:25